Бүген Казанда Беренче Экологик диктант узды. Экология буенча үз белемнәрен тикшереп карарга теләүчеләр теоретик һәм гамәли характердагы 35 сорауга җавап бирде. Тест биремнәре оештыручылар тарафыннан М.В.Ломоносов исемендәге МДУның биология факультеты студентлары белән берлектә эшләнгән. Диктант нәтиҗәләре 17 апрельдә ясалачак. Мероприятиедә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашты.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте