“Табигатьне ярата торган кеше бернинди очракта да аны юк итүгә бармаячак”. Әлмәттә интеллектуаль ЭКОуен булды

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Әлмәттә укучылар экологик брейн-рингта катнашты. “Табигатьне белүчеләр” исеме өчен шәһәрнең җиде яшүсмерләр клубы вәкилләре көрәште. Конкурс нәтиҗәләре буенча лидерлык позициясенә җитү өчен, анда катнашучылар бик зур көч куйды. Алар сорауларга бүтәннәрдән тизрәк җавап бирергә, табышмакларга җавап табарга һәм шигырьләр чыгарырга тырышты. Экологик белемлелекне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре бәяләде. Алар балаларның туган якның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында яхшы белемгә ия булуын билгеләде. Балаларның тере табигатьне өйрәнүгә кызыксынулары - дөрес экологик тәрбия бирү нәтиҗәсе. Әгәр укучылар әйләнә-тирә мохитне яратса, бернинди очракта да аны юк итүгә бармаячак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International