15 апрельдә дөньяның күп илләрендә Экологик белемнәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне 173нче гомуми белем бирү мәктәбе укучылары табигать турында белемнәрен Дәрвишләр бистәсе балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләр белән уртаклашырга булды. Педагоглар белән бергә җырлар җырладылар, интерактив уеннар үткәрделәр һәм интернат территориясендә чисталык урнаштырдылар. Мероприятиене Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гильмизянова үткәрде. “Бүген без Экологик белемнәр көнен генә билгеләп үтмибез, ә һәр елны уздырыла торган “Әйләнә-тирә мохитне экологик куркынычтан саклау көннәре” гомумроссия акциясенә старт бирәбез, ул 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән тәмамлана. Экологик белемнәрне алга этәрү һәм халыкның экологик культурасын формалаштыру, экологик иминлек өлкәсендәге эшләрнең хәле һәм әйләнә-тирә мохитнең хәле турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү, шулай ук экологик фикер йөртә белүче гражданнар тәрбияләү һәм әзерләү - Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы эшендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Бүген экологик культура тәрбияләү – киләсе буыннарның сәламәтлеген саклауның нигезе”, - дип билгеләде Елена Гильмизянова.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте