Объективта – кыргый табигать. Ике йөз эш: Россиянең иң ерак почмакларының табигый ландшафты, хайваннар һәм кошлар тормышыннан уникаль күренешләр, гади күз белән күреп булмый торган бу күренешләрне фотосөючеләр үзләренең объективына эләктергән. Бүген “Россиянең кыргый табигате – 2016” фотокүргәзмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев булды. “Сихерли, - дип кичерешләре белән уртаклашты Министр. – Күргәзмә эстетик мәгърифәт ягыннан гына түгел, экологик агарту ягыннан да мөһим роль уйный. Мин ышанам: бу күргәзмәдә булган һәр кеше кичерешләргә бирелер һәм үзенең көчен безнең әйләнә-тирәбездәге табигать байлыкларын саклауга юнәлтер - бу су һәм урман ресурслары да, хайваннар дөньясы да. Күргәзмәгә һичшиксез килергә, матурлыкны һәм күптөрлелекне күрергә кирәк. Бу матурлыкка, табигатькә гашыйклар беркайчан да аңа каршы бармаячак бит. Ә бу күргәзмә чынлап та гашыйк итә”.
Фоторәсемнәр коллекциясе «Эрмитаж - Казан» үзәгендә 2017 елның 4 июненә кадәр күрсәтеләчәк, аннан соң Россиянең башка районнары буенча сәяхәткә чыгачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте