ХIХ гасыр ахырында Кабан күленең һәм Болакның су артериясенең хәле, шакшыларны агызу һәм шәһәр кешеләренең түбән культурасы. Бу проблемалар бөтенесе Экология елына багышланган күргәзмәдә куелган документларда чагыла. Ул Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә оештырылды. Казанда Ново-Песочная, 44тә тарихка чумарга һәм элек әйләнә-тирә мохиткә нинди мөнәсәбәттә булганнарын белергә була. Архивта саклангн документлар буенча күренә – революциягә кадәрге чорда Казан шәһәренең санитар хәле мәсьәләләре кискен булган. Шәһәрнең мөһим су артериясе, аның мөһим шәһәр факторы Болак булган. ХIХ гасыр ахырына Болакның Уң һәм Сул яры урамнарныда төрле җәмәгать, культ биналары, торак йортлар урнашкан була, шул исәптән Казан реаль училищесы, Икенче Казан гимназиясе, казна шәраб склады, Кудрявцеваның кер юу йорты, Гутман, Меркулов, Брызгалов, Щербаковның җәмәгать мунчалары. ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башында Болак буйлап шактый зур көймәләр йөргән. Ермакның яр буйларында ел саен ярминкәләр гөрләгән, халык күңел ачулары оештырылган. Казанлыларның актив тормыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә, Болак әкренләп агынты сулар канавына әверелә башлаган.
Шакшыларны агызып төшерү өчен, Болакның ян-якларына тактадан эшләнгән махсус улаклар куелган була. Шәһәр кешеләренең медик-санитар культурасы бик түбән булган. Һәм яңгырлардан соң ян-яклардагы улаклар Болакка ага торган су белән тулгач, кешеләр анда тирес һәм шакшы агынтыларын агызып җибәрергә тырышканнар.
Интенсив сәүдә-сәнәгать тормышы шулай ук бу ермакның хәленә тискәре йогынтысын ясый: торба аша анда якын тирәдәге мунчалардан, заводтан һәм шәраб складыннан файдаланылган агынты сулар агып төшә. Болак черек төпле була һәм аның янында һәрвакыт аммиак һәм сероводрод исе килеп тора. Болактан чыга торган исләр шулкадәр яман булган, якын-тирә урамнарда яшәүчеләр хәтта тәрәзәләрен ача алмаган.
Хәлнең җитдилеген аңлаган шәһәр хакимиятләре Болакны савыктыру мәсьәләләрен бер генә тапкыр карамый. Әмма бөтен тәкъдимнәр бары тик проект булып кына кала. Берничә дистә еллар буе бары тик теге яки бу проектның максатка ярашлылыгы, файдалылыгы турында теоретик бәхәсләр генә алып барыла. Аерым сәбәпләр аркасында, галимнәр тарафыннан тәкдим ителгән һәм дума утырышларында каралаганнарның барысы да тормышка аша алмый. Мәсәлән, 1902 елның 30 апрелендә Казан шәһәре думасы утырышында Болакны чистарту буенча гамәлгә ашырылмаган проектлар күрсәтелә: 1890 елда управа Болакка агач төп ясау турында тәкъдим ясый, моңа 1000 сум сорый, акча булмаганлыктан, ходатайство кире кагыла. Шулай ук Болак буйлап канализация торбасы урнаштыру, Болакны артезиан сулары белән юдырту, Болакны күмдерү проектлары да тәкъдим ителгән. 1853 елда Болакка чуерташлар җәяләр. Ләкин Болакның күтәртелү дәрәҗәсе су агымы әкренәюгә сәбәпче була, бу исә вакытлар үткәч, агымсуның төбенә ләм утыруга китерә.
Болак проблемасы Кабан күлен һәм Казансу елгасын савыктыру проблемасы белән дә тыгыз бәйләнгән була. Мәсәлән, Казан шәһәр думасының 1878 елның 3 мартындагы утырышында Кабан күленең чүпләнүен туктату буенчча чаралар күрү мәсьәләләре каралган. Казан халкы өчен мәҗбүри булган кагыйдәләр кабул ителгән, алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт була: “олауларның Кабан күле буенча узуы рөхсәт ителми; Кабан күле ярлары буйлап, шулай ук күлнең үзенә тирес һәм башка нинди дә булса шакшы нәрсәләр яки күлне пычратырга мөмкин булган матдәләр түгү рөхсәт ителми”.
Билгеләп үтәргә кирәк, Кабан күлен чистарту ысуллары турында дума утырышларындагы кайнар бәхәсләр бернинди нәтиҗәгә дә китерми.
Билгеле булганча, Казан эре сәүдә-сәнәгать үзәге була. Фабрика һәм заводларны карап тоту мәсьәләләрен шулай ук шәһәр үзидарәсе органнары хәл итә.
Казан сәнәгать предприятиеләре һәм Казан шәһәре управасы арасында теге яки бу объектларны (нефтьүткәргечләр, су агызу торбалары һ.б.ш.) салу буенча төзелгән договорларга, аул объектларны эксплуатацияләгәндә, санитария шартларын үтәү турында пунктлар мәҗбүри тәртиптә кертелә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте