Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары үзәк авыл паркын тиешле тәртипкә китерде. #ЭКОяз2017 акциясе кысаларында алар парк территориясен шешәләрдән, пакет, картон һәм башка чүп-чардан чистартты, коры чыбык-чабыкларны һәм былтыргы үләнне җыйдылар, тротуар һәм юлларны җыештырдылар. Укучылар белән бергә экологик акциядә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре катнашты. Мероприятие “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсе кысаларында узды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте