Казанда сирень аллеясы барлыкка килде. Татарстан “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсенә кушылды

2017 елның 29 апреле, шимбә

Бүген Казанның Җиңү паркында зур өмә узды. Татарстан “Яшел Россия” Бөтенроссия акциясенә кушылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм элек СССР составына кергән 15 республика вәкилләре парк территориясендә сирень аллеясы – “Җиңү һәм Дуслык аллеясы” утырттылар. Паркта бүген барлыгы йөздән артык агач үсентесе утырттылар. Бүген Җиңү Паркындагы күлне торгызу турында карар да кабул ителде.

Өмә үзе сугыш еллары җырлары астында узды. Ә өмәгә килгән барлык кешеләр кыр кухнясында әзерләнгән солдат боткасын авыз итеп карый алды һәм “Язның 2017 мизгеле” Экологик квесты өчен маршрут битләре алдылар. Килүчеләр сыерчык оялары ясау буенча мастер классларда катнаша алды, ачык һавада рәсем сәнгатенә, майлы буяу техникасына һәм оля-прима акварель техникасына, пейзаж һәм натюрморт нигезләренә өйрәтүче рәссамнарның дәресләрендә булдылар, Һава еланнары ясадылар, Эбру техникасы кулланып, рәсем ясап алдылар, ә кызлар пластик шешәләрдән брошкалар, чәч кадагычлар ясый алды. Кәгазьләрдән фигуралар җыю буенча борынгы «Оригами» сәнгатен, асфальтта балалар рәсемнәре конкурсын һәм викториналарны да читләтеп үтмәделәр.

Территорияләрне чүп-чардан чистарту буенча акцияләр бүген республиканың барлык шәһәр һәм районнарында узды, алар Бөтенроссия “Яшел россия” өмәсенә кушыла. Өмәнең символы итеп аккош – вөҗданлылык һәм чисталык символы сайланды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International