Фәрит Габделганиев: “2017 ел – мазутсыз ел”. Көн тәртибендә – атмосфера һавасына тискәре йогынтыны киметү нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Мазут яндырганда, атмосфера һавасының пычрануына юл куярга ярамый. ТЭЦларда экономияләү максатында әлеге ягулыкны файдалану тыела. Бары тик авария очракларында гына кулланырга ярый, аннан соң экологиягә йогынты компенсацияләнергә тиеш. Бүген Түбән Камада бу турыда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. Министр рәислегендә Түбән Кама сәнәгать челтәрен үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы узды. Мероприятиедә Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашты. Көн тәртибендә - атмосфера һавасына тискәре йогынтыны киметү нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре, шулай ук атмосфера һавасының канәгатьләнмәслек хәле фактларына сыйфатлы илтифат күрсәтү. Атмосфера һавасының тиешеннән артык пычрану фактлары атмосфера пычрануына контроль станцияләренең автомат җиһазлары (АСКЗА) тарафыннан өзлексез режимда, шулай ук пробалар алу нәтиҗәләре буенча теркәлә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның ноябрендә кабул ителгән 828 номерлы карары буенча эшләр барышы турында да фикер алыштылар. Карар нигезендә, Түбән Камада җитештерүләрне киңәйтү яисә яңа җитештерүләр булдыру турында карарлар кабул иткәнгә кадәр, әлеге территориядә экологик хәл үзгәрешләренә мәҗбүри рәвештә алдан бәяләү үткәрелергә тиеш. Бары тик уңай бәя алган очракта гына, нинди дә булса җитештерүләрне үстерү буенча рөхсәт бирелә.

Бу Ведомствоара эш төркеме 2006 елдан бирле эшли. Түбән Кама һәм Түбән Кама районы территорияләре өчен мөһим мероприятиеләрнең тулы бер комплексы тормышка ашырылды. Бу Түбән Кама сәнәгать челтәре йогынтысына ПДВ бердәм томы һәм сәнәгать челтәренең Бердәм Санитар-саклау проекты кысаларында үткәрелгән анализ да, бу «ТАНЕКО» АҖ эксплуатациягә кертү моментына атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр ташлауны нигезле киметүне (30 мең тоннага) тәэмин итте; шулай ук биредә яшәүчеләрне сәнәгать челтәренең санитар-саклау зонасыннан читкә күчерүне оештыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Шулай ук шәһәрне эчәргә яраклы су белән тәэмин итү мәсьәләләре дә хәл ителде. Түбән Кама территориясендә әйләнә-тирә мохит хәлен күзәтүнең территориаль системасын үстерү оештырылды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International