Бүген #ЭКОЯЗ2017 конкурсы җиңүчеләренең исемнәрен атадылар

2017 елның 29 апреле, шимбә

Бүген Җиңү паркында – “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсенең үзәк мәйданчыгында #ЭКОЯЗ2017 конкурсы җиңүчеләренең исемнәрен атадылар. Өмәнең һәм табигать саклау акцияләренең иң актив һәм креатив катнашучылары:

1 урын - Айдар Загиров

2 урыннар - Равис Закиров, Диана Скугорова

3 урыннар - Самира Галиева, Валерия Ермолаева, Марина Талипова.

Аларның эшләре белән оештыручының @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT в Instagram битендә танышырга мөмкин, анда җиңүчеләрнең аккаунтлары атамалары куелган.

Конкурс Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International