Әлмәтнең мәктәпкәчә балалары табигать дөньясын ЭКОдәрес кысаларында өйрәнде

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Әлмәтнең 21нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бүген Җирнең уникаль үзенчәлекләре турында фикер йөртте. Планетаның җир һәм су ресурслары, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән балаларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре таныштырды. Табигатьне өйрәнү мәсьәләләренә балалар зур кызыксыну күрсәтте, экологик викторинада алар аеруча актив булдылар. Көньяк-Көнчыгыш ТИ белгечләре билгеләгәнчә, шундый кече яшьтә булсалар да, балалар бик тә экологик-белемле. Сорауларга җавап биргәндә, алар тирә-як мохит турында тирән белемнәрен күрсәтте. Алар Татарстанның табигать объектлары турында яхшы мәгълүматлы, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләләр, хайваннар һәм үсемлекләрнең сирәк төрләре белән таныш. Шулай да алар табигать турында башлангыч белемнәрне тагын да күбрәк алырга әзер.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International