Казанның 100нче мәктәбенең бердәм ЭКОотряды янәшәдәге урманны тәртипкә китерде

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Казанның 100нче мәктәбе укучылары традицион мәктәп өмәсенә пионерлар сафы булып тезелеп кителәр. Резин перчаткалр, чүп капчыклары һәм табигатькә ярдәм итәргә көчле теләк – янәшәдәге урман территориясен тәртипкә китерү өчен шулар җитте. 250 укучы бердәм экологик отряд оештырган, аларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары да кушылды. ЭКОакциядә катнашучылар уртак көчләр белән урман территориясен чүптән һәм коры чыбык-чабыклардан чистарттылар, шулай ук күлнең яр буе зонасында тәртип урнаштырдылар. Территорияләрне тәртипкә китерү буенча мероприятиеләр мәктәптә традициягә әйләнгән. Ел саен укучылар мәктәп яны участогында, урман территориясендә һәм Отар күле ярында өмәләр үткәрәләр. Быел укучылар болардан тыш туган бистәләренең урамнарында да тәртип урнаштырачак. Мәктәп укучылары әйтүенчә, Отарда чисталык һәм тәртип инде алдагы шимбәдә үк тәэмин ителәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International