Спортчылар һәм җанатарлар “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсенә чыктылар

2017 елның 29 апреле, шимбә

Бүген «Казань Арена» стадионы янәшәсендәге территорияне һәм Казансу елгасының яр сызыгын чүптән Татарстанның билгеле спортчылары, актив җанатарлар, яшьләр һәм студентлар чистартты. “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик акциясе кысаларында зур өмә узды. Билгеләп үтәргә кирәк, «Казань Арена» стадионы Россиядә «РУСО. Футбольные стадионы» ирекле сертификация системасы буенча серификацияләнгән бик аз стадионнарның берсе. FIFAның 2018 елдагы Футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек барышында Россиядә стадионнарны “яшел” төзелеш нормаларына туры килүгә сертификацияләү мәҗбүри шарт булып тора һәм Дөнья чемпионаты-2018нең барлык стадионнарының да экологик сертификацияләү системаларының берсе таләпләренә туры килүен тәэмин итүне күздә тота.

Казан шәһәренең – Россиядә FIFAның Конфедерацияләр Кубогы - 2017 һәм FIFA Футбол буенча Дөнья чемпионаты - 2018 үткәрү урынының - санитар хәленә аерым игътибар бирелә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International