Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры “ЧИСТАБУЛЫР” яшьләр экологик хәрәкәте Штабын ачуда катнашты. Министр экологик хәрәкәтнең актив эшен билгеләде: “Ике ел дәвамында “ЧИСТАБУЛЫР” экологик хәрәкәте белән бергә эш алып барыла. Уртак көчләр белән төрле юнәлештәге йөзләрчә экологик мероприятиеләр үткәрелде: бу бергә уздырган өмәләр дә, экологик белемнәр дәресләре дә. Яшьләр тарафыннан шундый актив, ә иң мөһиме, файдалы эш алып барылуын белү күңелле. Штаб ачу экологик мәсьәләләрне чишү буенча халык белән тагын да оператив рәвештә эшләү мөмкинлеге бирәчәк. Теләгән һәр кеше штабка килә ала, үзенең теләкләрен, кисәтүләрен, тәкъдимнәрен калдыра ала. Бу Штабның актив тормышын, яшьләрнең актив эшен күрәсе килә. Безнең чиста киләчәгебезне нәкъ менә яшьләр төзи бит. Бу штабта безнең халыкта экологик культура тәрбияләргә ярдәм итәрлек проектлар эшләнүен телим”. Волонтерлар Фәрит Габелганиевка Штабны булдыруда күрсәткән булышлыгы өчен рәхмәт әйттеләр, һәр көнне 11 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр студентларны һәм актив гражданнарны кабул итәргә әзер булулары турында белдерделәр. Быел ЭКОактивистлар сафы сизелерлек артыр дип көтелә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте