ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының аналитик контроль буенча махсуслаштырылган үзәк инспекциясе (ЦСИАК) белгечләре кышын карны санкциясез урнаштыру ачыкланган урыннарда кар суы пробалары алдылар. Бу юлы анализлар өч участокта ясалды: Казанның Техническая урамында сәнәгать базасы территориясендә, Зәкиев һәм Минская урамнары арасында (Нокса елгасы янында) һәм Авиатөзелеш районыныда – Үзәк-Мариуполь ур. 

Табигый ресурсларга карата битараф булмаган чистайлылар #ЭКОяз2017 акциясе кысаларында санитар-экологик маршрут ясап уздылар. Табигать саклау мероприятиесенә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары, кече үлчәмле суднолар буенча Татарстан Республикасы инспекциясенең Чистай бүлеге белгечләре, Казан инновацион университеты студентлары кушылды.


8
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72-еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре сугыш ветеранын – Әлмәт районының Елхово авылында яшәүче Вилданов Әгъзәметдин Имамовичны котладылар. Әгъзәметдин Имамович сугыш вакытында артиллерияче булган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу булды. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан идарә коллективы ветераннарны котлады, алар, үз чиратында, сугышка кадәрге тормыш турында һәм кырыс Бөек Ватан сугышы елларында язмышлары нинди булуы турында хикәятләре белән уртаклаштылар.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсендә табигать саклау буенча иҗтимагый инспекторларга таныклыклар бирделәр. Идарә башлыгы Рафис Әхмәтҗанов өйрәнү занятиесе уздырды, иҗтимагый инспекторларга эш өчен кирәкле мәгълүматларны үз эченә алган материаллар тапшырдылар. Яшьләр экологик хокук өлкәсендә белемнәр, тәртип бозучылар белән дөрес эш итү һәм ачыкланган закон бозуларны теркәү күнекмәләре алдылар.

Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә “Туган як экологиясе” республика конкурсын башлап җибәрделәр.


6
май, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре сугыш ветераннарын якты һәм бөек бәйрәм белән котладылар. Мәскәү асты сугышында катнашкан Нина Стяшинага, Курск сугышында катнашкан Касыйм Сәлимгәрәевка һәм Берлин өчен сугышта катнашкан Алексей Белоусовка бүгенге тыныч күк өчен экологлар чын йөрәктән рәхмәт белдерделәр.

Казан укучылары һәм мәктәпкәчә балалары икенчел файдалануга 5 тоннадан артык кәгазь тапшырды. Экологик акциягә укучылар уку елы башында ук кушылган иде. Җәйге каникул чорында иске газеталар, журналлар, тартмалар җыйганнар, ә 2нче сентябрьдән инде гомуми җыемга алып киләләр. Кәгазь өемнәре саны көнннән-көн арта бара. Педагоглар әйтүенчә, макулатура җыю акциясенә төрле яшьтәге мәктәп балалары кушылган. 

Түбән камалылар шәһәр территориясен яшелләндерүдә катнаштылар. Шәһәр кешеләренең “Агач утырт” акциясендә катнашуын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре, шәһәр администрациясе вәкилләре, Түбән Кама Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр куәтләде. Шәһәр урамнарында миләш һәм чыршы үсентеләре утырттылар, алар яшел фильтрлар функциясен башкарачак.


5
май, 2017 ел
җомга

2017 елның 6 маенда 11:00 сәгатьтә Осиново авылы җирлегендә Осиново күленең яр буе территориясендә Озерная ур.,2 адресы буенча “Чистатуй” экологик өмәсе булачак. Чара “Кадрлар резервы” республика проекты кысаларында уза һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International