Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу булды. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан идарә коллективы ветераннарны котлады, алар, үз чиратында, сугышка кадәрге тормыш турында һәм кырыс Бөек Ватан сугышы елларында язмышлары нинди булуы турында хикәятләре белән уртаклаштылар. Җиңүнең нинди хакка яуланганлыгын искә төшерү өчен, ветераннарга Георгий тасмалары бүләк иттеләр. Бу хәтер, буыннар бәйләнеше һәм сугышчан дан символы. Яхшы традиция 2005 елдан бирле безнең илдә генә түгел, ә чит илләрдә дә миллионлаган кешеләрне берләштерә.