Табигый ресурсларга карата битараф булмаган чистайлылар #ЭКОяз2017 акциясе кысаларында санитар-экологик маршрут ясап уздылар. Табигать саклау мероприятиесенә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары, кече үлчәмле суднолар буенча Татарстан Республикасы инспекциясенең Чистай бүлеге белгечләре, Казан инновацион университеты студентлары кушылды. Туристларның ЭКОмаршруты Пристань урманы аша узды, ул чишмәдән башланды һәм Текә Тау белән төгәлләнде. Эш перчаткалары, чүп капчыклары һәм резин итекләр юл кирәк-яраклары булып хезмәт итте. Юл уңаеннан чистайлылар урманны чистартты: юлдан әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган әйберләрне җыештырдылар. ЭКОактивистларның чүп капчыклары пластик һәм пыяла шешәләр, фантиклар, каплар һәм башка төрле калдыклар белән тулды. Идел-Кама идарәсе экологлары билгеләвенчә, мондый чаралар территорияләрне көнкүреш чүп-чарыннан җыештыруга гына юнәлтелми, ә халыкта хезмәт культурасы һәм экологик культура, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте