Бөтен пробаларның составында пычраткыч матдәләр шактый артык. Экологлар карны санкциясез урнаштыру урыннарын тикшерә

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының аналитик контроль буенча махсуслаштырылган үзәк инспекциясе (ЦСИАК) белгечләре кышын карны санкциясез урнаштыру ачыкланган урыннарда кар суы пробалары алдылар. Бу юлы анализлар өч участокта ясалды: Казанның Техническая урамында сәнәгать базасы территориясендә, Зәкиев һәм Минская урамнары арасында (Нокса елгасы янында) һәм Авиатөзелеш районыныда – Үзәк-Мариуполь ур. 141 йорттан төньяк-көнчыгыштарак (Коры елга янында). Карны җыю вакытында, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе рөхсәтләре белән каралган шартларны сакламау нәтиҗәсендә, табигать саклау законнарын һәм Казан шәһәрен төзекләндерү Кагыйдәләрен бозуга юл куелган, төгәлрәге, карны яшел утыртмаларга өю, кар суларын агызып җибәрү системалары булмау һәм башкалар. Җыю урыныннан кар катламы (кар суы) пробалары алу нәтиҗәсендә, бөтен пробаларның составында пычраткыч матдәләрнең фон күрсәткечләре белән чагыштырганда шактый артык булуы ачыкланды: үлчәнгән матдәләр (42 тапкырга кадәр), нефть продуктары (1,55 тапкырга кадәр), ион фосфаты (47,3 тапкырга кадәр), тимер (4,56 тапкырга кадәр), коры калдык (11,2 тапкырга кадәр), аммоний ион (3,42 тапкырга кадәр), нитритлар (1,25 тапкырга кадәр), хлоридлар (1,96 тапкырга кадәр), цинк (5,6 тапкырга кадәр) һәм б.ш.

Язгы чор башлану белән һәм уртача тәүлеклек уңай температуралар белән бәйле рәвештә кар чүплекләреннән китә торган кар сулары составында санитария-гигиена һәм балык-хуҗалыгының рөхсәт ителгән чиктәге концентрацияләреннән күп тапкырлар артыграк концентрациядә зарарлы (пычраткыч) матдәләр бар, атап әйткәндә: аммоний ион (8,4 тапкырга кадәр), фосфат ион (27,6 тапкырга кадәр), феноллар (2,02 тапкырга кадәр), тимер (33,5 тапкырга кадәр), никель (5 тапкырга кадәр), бакыр (5,5 тапкырга кадәр), цинк (4,4 тапкырга кадәр), марганец (13,4 тапкырга кадәр).

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан һәр факт буенча әйләнә-тирә мохитнең саклау объекты буларак туфракларга китерелгән зарар күләме исәпләнде. Тикшерү материаллары Казан районара табигать саклау прокуратурасына туфракларга китерелгән шактый зур зарар белән бәйле җинаять эше кузгату мөмкинлеген карау өчен җибәрелде.

Бүгенге көнгә һәр факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эшләре кузгатылган.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International