5 тоннадан артык кәгазь икенче тормышын табачак. Казан укучылары #ЭКОяз2017 акциясе кысаларында макулатура җыю буенча акция үткәрделәр

2017 елның 6 мае, шимбә

Казан укучылары һәм мәктәпкәчә балалары икенчел файдалануга 5 тоннадан артык кәгазь тапшырды. Экологик акциягә укучылар уку елы башында ук кушылган иде. Җәйге каникул чорында иске газеталар, журналлар, тартмалар җыйганнар, ә 2нче сентябрьдән инде гомуми җыемга алып киләләр. Кәгазь өемнәре саны көнннән-көн арта бара. Педагоглар әйтүенчә, макулатура җыю акциясенә төрле яшьтәге мәктәп балалары кушылган. Һәр катнашучы мөмкин кадәр күбрәк макулатура алып килергә һәм шуның белән акция йомгаклары буенча җиңүче булырга тели. Шунысы куанычлы, балаларның чарада актив катнашуы әйләнә-тирә мохитне саклауга бик зур өлеш кертте.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International