Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре сугыш ветераннарын якты һәм бөек бәйрәм белән котладылар. Мәскәү асты сугышында катнашкан Нина Стяшинага, Курск сугышында катнашкан Касыйм Сәлимгәрәевка һәм Берлин өчен сугышта катнашкан Алексей Белоусовка бүгенге тыныч күк өчен экологлар чын йөрәктән рәхмәт белдерделәр. Экология министрлыгы хезмәткәрләре, ихтирам һәм олылау билгесе итеп, ветераннарга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр бирделәр, аларга нык сәламәтлек теләделәр. Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлау традициясе Татарстан Республикасы Экология министрлыгында күп еллар элек урнашты. “Безнең бурыч – һәлак булганнар истәлеген олылау һәм үз гомерләрен аямыйча 1945 елның маен якынайткан кешеләргә карата кайгырту. Нәкъ менә ветераннар безнең өчен батырлык, кыюлык, каһарманлык һәм ныклык үрнәге булып тора”, - диде экология министры Фәрит Габделганиев.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте