Түбән Камада “Агач утырт” акциясе узды

2017 елның 6 мае, шимбә

Түбән камалылар шәһәр территориясен яшелләндерүдә катнаштылар. Шәһәр кешеләренең “Агач утырт” акциясендә катнашуын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре, шәһәр администрациясе вәкилләре, Түбән Кама Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр куәтләде. Шәһәр урамнарында миләш һәм чыршы үсентеләре утырттылар, алар яшел фильтрлар функциясен башкарачак. “Һәр кеше үз гомерендә кимендә бер агач утыртырга тиеш, - диде акциядә катнашучылар. – Нибары бер агач бер автомобиль 40 мең километр узган арада чыгарган кадәр углекислый газны бер ел эчендә йотарга сәләтле. Һәм без, тулы бер кишәрлек яшел үсентеләр утыртып, бу формуланы табигать файдасына үзгәртә алуыбыз өчен шат”.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International