Иртәгә Осиноводагы күл ярында Чистатуй булачак

2017 елның 5 мае, җомга

2017 елның 6 маенда 11:00 сәгатьтә Осиново авылы җирлегендә Осиново күленең яр буе территориясендә Озерная ур.,2 адресы буенча “Чистатуй” экологик өмәсе булачак. Чара “Кадрлар резервы” республика проекты кысаларында уза һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышлана.

“Кадрлар резервы” – Татарстан Республикасы территориясендә “ТР иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан 2009 елдан гамәлгә ашырыла торган яшьләр проекты.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International