Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсендә табигать саклау буенча иҗтимагый инспекторларга таныклыклар бирделәр. Идарә башлыгы Рафис Әхмәтҗанов өйрәнү занятиесе уздырды, иҗтимагый инспекторларга эш өчен кирәкле мәгълүматларны үз эченә алган материаллар тапшырдылар. Яшьләр экологик хокук өлкәсендә белемнәр, тәртип бозучылар белән дөрес эш итү һәм ачыкланган закон бозуларны теркәү күнекмәләре алдылар. Инде бу көннәрдә “яңа өлгергән”нәр тәҗрибәле остазлар - Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дәүләт инспекторлары ярдәме белән Чистай мунципаль берәмлегенең санитар-экологик хәлен тикшерү буенча экологик рейдлар үткәрделәр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте