Иртәгә, 13 майда, Әлмәттә “Агачны бергәләп коткарыйк!” табигать саклау акциясе узачак. Макулатура китергән һәр кеше эрбет агачы үсентеләре алачак. Теләүчеләрне сәгать 9да “Нефтьче” культура йорты мәйданында көтәләр. Былтыргы кебек үк, быел да массакүләм акциянең оештыручысы булып
Хезмәткә дә өйрәтер, бизнес-проектлар эшләргә дә ярдәм итәр. Бүген Югары Ослан районында мәктәп яны дендрарие ачылды. Татар Борнашы авылы укучылары 500 яшь нарат һәм 20 тирәк утырттылар. Ничек дөрес утыртырга һәм карарга икәнлеге турында экологлар сөйләде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторы Анна Апаева чараның Экологик белемнәр көненә багышланганын билгеләп үтте:
Кеше эшчәнлегенең табигатькә йогынтысы, су объектларының пычрануы, чүплекләр ясалу – Экологик белемнәр көнендә Казан шәһәре Идел буе районының 48нче татар-рус мәктәбендә әлеге һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Табигать турында дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Саферова “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия” яшьләр оешмасы вәкилләре белән бергә үткәрде.
Ел саен 12 майда Россиядә һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләрендә Экологик мәгариф көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп максаты – барлык фәннәрдә һәм кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә экологик белемнәрне актуальләштерү.
Экологик датаның Җирдәге һәр кешегә турыдан-туры мөнәсәбәте бар. Чөнки яшькә, милләткә һәм тормыштагы статуска бәйсез рәвештә, планета кешеләрнең туган йорты булып тора. Экологик мәгариф көне кешеләрне ничек итеп экологияне саклау һәм аның һәлактен булдырмыйча калу турында уйланырга өнди.
Татарстанның яшь галимнәре “Химия һәм инженерлык экологиясе” – XVII Халыкара фәнни конференциясендә катнашырга чакырыла. Чара Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышлана. Конференция 2017 елның 27 – 29 сентябрендә А.Н. Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник институты– КАИда узачак. Катнашучылар фәнни докладларын 5 секциядә тәкъдим итәчәк:
Гражданлык җәмгыятен үстерү буенча президент грантлары фонд-операторы коммерциячел булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмалар арасында Россия Президенты гранты алу өчен конкурслар игълан итте. Конкурста түбәндәге юнәлешләрдә эшчәнлек алып баручы оешмалар катнаша ала:
Мунча төзегән, койма корган һәм кишәрлекне чүп-чар белән тутырган - Олы Кайбыч кешесе Бәрле елгасы янында берьюлы берничә закон таләбен бозган. Табигать саклау өлкәсендә законнар бозуны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары ачыклады. Корылма һәм су объекты арасындагы ераклык 3 метр тәшкил итә, ә закон нигезендә ара ераклыгы 20 метрдан ким булмаска тиеш.
Санкт-Петербургта Сәнәгать технологияләре һәм дизайн университетында 9-11 сыйныфлар укучылары арасында экология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының 2017 ел йомгаклау этабына нәтиҗә ясадылар. Быел анда Россия Федерациясенең 64 регионыннан командалар катнашты. Татарстан Республикасы укучылары командасы, “Экология” предметы буенча Россия Федерациясе лидеры булып чыкты, иң күп санда бүләкләр яулады.
11 май – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы төзелү көне. Шул уңайдан коллективны Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Артем Сидоров котлады: “Табигый ресурсларны саклау, яклау, яңадан җитештерү һәм рациональ файдалану – бу әһәмиятле дәүләт бурычлары, алар сезнең җилкәгә ята”. Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Татарстан Экология министрлыгының динамик үсешен һәм әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә актив рәвештә алга баруын билгеләде.
«ИК «Ореховка» ҖЧШ җитәкчелегенә биологик чистарту корылмаларын модернизацияләү өчен 5 ай срок бирделәр. Бүгенге көнгә инде проект эшләү өчен «НИПО Стандарты Безопасности» ҖЧШ белән договор төзелгән. Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары тарафыннан Ореховка торак пунктындагы Исемсез күл территориясенә чыгулар даими рәвештә барды.