Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72-еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре сугыш ветеранын – Әлмәт районының Елхово авылында яшәүче Вилданов Әгъзәметдин Имамовичны котладылар. Әгъзәметдин Имамович сугыш вакытында артиллерияче булган.
Чарада катнашучылар очрашу барышында Елхово авылында мәңгелек ут янындагы стелага, шулай ук Әгъзәметдин Имамовичның пушкасы урнаштырылган урынга бардылар. Пушка сугыш булган җирләрдән Әгъзәметдин Имамович инициативасы белән аның туган авылына китерелгән. Бу көннән башлап әлеге пушка авылның төп истәлекле урыны булып тора һәм барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарының каһарманлыгы турында хәтер саклый.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте