Татарстанда яшьләрнең “Чиста караш” 5-нче Ачык республика социаль экологик реклама конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды. “Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әлеге проект – гражданнарның игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итүнең нәтиҗәле коралы, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Яшь буынның чиста һәм тирән карашы, бирү формаларының төрлелеге - мәгълүматны төрле яшьтәге кешеләргә җиткерүнең бик яхшы ысулы. Ел саен конкурсның географиясе киңәя бара һәм катнашучылар саны арта, бу проектның әһәмияте үскәннән үсә баруы турында сөйли”.
Конкурсның максаты – халыкны әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге яки бу проблемага карата үз мөнәсәбәтен белдерү мөмкинлеге бирү.
Кокурста 5тән 35кә кадәр яшьтәге кешеләр катнаша ала.
Конкурска түбәндәге номинацияләр буенча индивидуль һәм коллектив эшләр кабул ителә:
1. «Социаль плакат» ике категориядә:
- кече яшь категориясендә (5тән 14 яшькә кадәр);
- өлкән яшь категориясендә (15тән 35 яшькә кадәр);
2. «Фотография» ике категориядә:
- кече яшь категориясендә (5тән 14 яшькә кадәр);
- өлкән яшь категориясендә (15тән 35 яшькә кадәр).
3. «Социаль видеоролик»;
4. «Кыска метражлы фильм»;
5. Югарыда күрсәтелгән барлык номинацияләрдә һәм яшь категорияләрендә «Халык тавыш бирүе буенча җиңүче».
Катнашу өчен Конкурсның рәсми сайтында https://чистыйвзгляд.рф теркәлергә һәм 2017 елның 20 октябренә кадәр эшне урнаштырырга кирәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанда булачак, иң яхшы эшләрнең авторлары истәлекле бүләкләр һәм кыйммәтле призлар алачак.
Конкурсны оештыру комитетының элемтә телефоны: (843) 267-68-11
Вәлиуллин Дамир Фәргатович, e-mail: Damir.Valiullin@tatar.ru
Саферова Юлия Михайловна, e-mail: Yuliya.Saferova@tatar.ru
Конкурсны оештыручы – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте