Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Баулы районында законсыз чүплек барлыгын ачыкладылар. Нефть белән пычранган пластик таралар һәм каплар «Татойлгаз» АҖ янәшәсендәге утыртылган урманда табылды. 8 куб метрдан артыграк күләмдәге калдыклар белән 51 кв.м мәйдан чүпләнгән иде. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә, экология һәм сантиария-эпидемиология таләпләрен үтәмәгән өчен, инспекторлар оешманы РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе буенча җавапка тарту турында карар чыгарды. Предприятие чүплекне бетерде, әмма штраф түләүдән баш тартты. «Татойлгаз» АҖ, экологлар карары белән ризалашмыйча, судка шикаять бирде, ләкин – уңышсыз. Баулы шәһәр суды тарафыннан предприятиегә 100 мең сум штраф билгеләнде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте