Буада биюле ЭКОфлешмоб узды

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

«Әйдәгез, бөтенебез бергә планетаны саклап калыйк!» Буаның Яшьләр паркында шундый лозунг белән балаларның биюле флешмобы узды. Укучылар һәм мәктәпкәчә балалар шәһәр кешеләренә әйләнә-тирә мохитне саклауның төп мәсьәләләрен чагылдыра торган иҗади тамаша күрсәттеләр. Яшь табигать сакчыларының актив позициясен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре хуплады. Инспектор Әмир Җаббаров балаларның үз чыгышлары белән Буада яшәүче олы кешеләр дә кайвакытта алар турында уйланмый торган нәрсәләрне күрсәтүләре турында әйтте. Табигатьне саклауның актуаль мәсьәләләрен алар шәһәр кешеләренә иҗат ярдәмендә күрсәттеләр, шуның белән кешеләрне берләшергә һәм экологик мәсьәләләрне бергәләп чишәргә чакырдылар. Укучыларның педагоглары әлеге флешмобның 2017-2018 уку елындагы экологик чараларга старт булып торуы турында әйтте. Халыкның игътибарын табигый ресурсларны саклап калу мәсьәләләренә җәлеп итү максаты белән, укучылар шәһәрдә макулатура җыю буенча һәм территорияләрне чистарту буенча акцияләр үкәрәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International