Кама Тамагы районының Куйбышев затоны бистәсендә яшәүчеләр хәзер Идел елгасы янына каршылыкларсыз үтә ала. Су объектының яр буе полосасын экологлар таләпләре буенча законсыз корылмадан арындырдылар. 2 метр биеклектәге металл койманы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары су саклау зоналары буйлап үткәргән рейдлары вакытында ачыклаган иде. Закон бозучыга карата экологлар РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1 маддәсе буенча (Гомуми кулланылыштагы су объекты янына һәм аның яр буена гражданнарның ирекле үтә алуын тәэмин итү шартын үтәмәү) административ беркетмә төзеделәр һәм закон бозуны төзәтергә мәҗбүр иттеләр. Законсыз корылма сүтелде, гражданнарның Идел елгасы янына ирекле үтә алу мөмкинлеге тәэмин ителде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте