“Транспортта да, җәяү дә үтәрлек түгел”. Ык бу идарәсе экологлары Баулыда су янында законсыз корылма тапты

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә гражданнардан мөрәҗәгать керде. Баулыда яшәүче хатын-кыз Баулы елгасы янына юлны рабица-челтәрдән эшләнгән койма белән бүлеп куйган күршесеннән зарлана. Әлеге ситуациянең законлылыгын ачыклау максаты белән, Ык буе идарәсе инспекторлары шул урынга барды. Экологлар әлеге фактның табигать саклау өлкәсендә зконнарны 8.12.1. маддә буенча бозу булуын ачыклады. - Гомуми кулланылыштагы су объекты янына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтүен тәэмин итүче шартны үтәмәү. Ык буе идарәсе инспекторлары закон бозучы адресына 8.12.1. маддә буенча административ беркетмә төзеде һәм закон бозуны бетерү турында күрсәтмә бирде. Экологларның таләпләрен үтәмәгән очракта, закон бозучы РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.5. маддәсе буенча җаваплылыкка тартылачак, ә материаллар судка тапшырылачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International