ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Казан белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныфлары укучылары “Табигать көзгесе - 2017" шәһәр балалар фотоконкурсында катнашырга чакырыла, аның оештыручылары булып Казан шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәр балалар экология-биология үзәге тора.

Экологик мастер-класслар, бүләкләр ярминкәсе, танып-белүле уеннар һәм викториналар. Яр Чаллыда “Экоишегалды” бәйрәме узды. Бөтенроссия проекты кысаларындагы чараны “Чистый лист” хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм шәһәр администрациясе белән берлектә оештырдалар.

Чәчәк атып утыручы спиреялар һәм купшы каштаннар. “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Е.Г. Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернаты” территориясендә Экология елы кысаларында яшел почмак ачылды. ЭКОзонада “тере” материалны әлеге учреждение укучылары, “Яшел планета” хәрәкәте активистлары, “Балалар һәм яшүсмерләрнең туристлык һәм экскурсияләр станциясе”ндә тәрбияләнүчеләр һәм Казанның 72нче мәктәбе укучылары утыртты.


30
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Яшеллек байлыкларын саклап калдылар һәм арттырдылар. Казанның 3нче гимназиясе базасында берьюлы ике экологик чара узды. Гимназия укучылары макулатура җыю буенча “Россия урманнарын саклыйк” акциясенә кушылдылар һәм үсентеләр утыртуда катнаштылар. Уртак көч белән ике тоннадан артык кәгазь һәм катыргы җыелды. Мәктәп рекордын беренче сыйныф укучылары куйды. Быел оештырылган экологик сыйныф яңадан эшкәртү өчен икенчел чималны иң күбе җыйды.

Мөслим авылы биологик чистарту корылмаларына булган даими йөкләнеш пычранган агынты сулар агып чыгуга китергән. Агынты суларда концентрацияләрнең рөхсәт ителгән чикләреннән артуын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре теркәде.


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 30 сентябрендә Яр Чаллыда “Экоишегалды” («Экодвор») бәйрәме узачак. Чара кысаларында «46 комплекс» микрорайонында пластик һәм металл җыю өчен контейнерлар куелачак. Әлеге проект Чаллы кешеләренә чүп-чарны киләчәктә яңадан эшкәртү өчен тапшыру мөмкинлеге бирәчәк.

Бу көннәрдә Казанда “Химия һәм инженерлык экологиясе”- XVII Халыкара фәнни конференциясе (яшь галимнәр мәктәбе) уза. Россиядә Экология елына һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган чараны А.Н.Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты–КАИ базасында оештырдылар. Мероприятиедә Россия һәм чит илләр югары уку йортларының укытучылары һәм студентлары катнаша.

Казанда Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съездына делегатлар сайлау буенча территориаль конференция узды. Мероприятиедә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев катнашты. Конференция кысаларында ТР Экология министрлыгы тарафыннан республикада экологик иминлекне тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыру турында сөйләделәр.


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Илнең табигый ресурслары, файдалы казылмалар һәм алар чыга торган урыннар турында белемнәр Татарстанда яшәүчеләргә 26 ноябрьдә кирәк булырга мөмкин. Бу көнне Россиянең барлык регионнарында һәм чит илләрдә өченче географик диктант узачак, аның оештыручысы булып Рус географик җәмгыяте тора.

“Яшьләр өчен нәтиҗәле экологик-мәгърифәти китапханә тәҗрибәләре” Бөтенроссия интернет-конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә, аның оештыручысы булып В.М. Кубанев ис. Воронеж өлкә яшүсмерләр китапханәсе тора. Россия Федерациясе регионнарында һәм муниципаль берәмлекләрендә яшьләр белән эшли торган китапханәләр катнаша ала.

Катнашу өчен, 30 ноябрьгә кадәр эшне электрон презентация рәвешендә конкурсны оештыручының электрон адресына җибәрергә кирәк: nmo_voub@mail.ru. Катнашучылар китапханәләрдә яшьләр өчен кулланыла торган инновацион экологик-мәгърифәти тәҗрибәләрне тасвирларга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International