“Россиянең экологик урыннары” дигән фоторәсемнәр конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды. Анда 7дән 99га кадәр яшьтәге теләгән һәркем катнаша ала.
Конкурс ике номинация буенча уза: “Россиянең экологик урыннары” һәм “Ярдәм таләп ителә!” Катнашу өчен, фотографияне 2017 елның 1 ноябренә кадәр конкурс сайтына урнаштырырга кирәк: http://www.эко2017.рф. Фотосурәт янында буш аралыклары белән бергә 750 тамгадан артмаган кечкенә хикәя булырга мөмкин. Конкурс эшләре конкурс темаларына туры килергә тиеш: туган төбәкнең тыюлыклы урыннары, саклана торган һәм югалып бара торган үсемлекләр һәм хайваннар, фотограф катнашкан экологик чаралар, табигать һәйкәлләре, яраткан табигый урыннар, тиз арада экологик ярдәм таләп ителә торган урыннар. Фотода чагылган объектның урнашкан җирен аныклау өчен, фоторәсемгә аның координаталарын төшерү кирәк.
Иң яхшы эшләрнең авторлары 2017 елның октябрендә билгеләнәчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте