Яр Чаллыда Чулман яр буен чистарту буенча масштаблы акция узды

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Чаллының 200 кешесе “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсенә кушылды. Акцияне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе булышлыгы белән “Чүп.Бүтән.Юк.ЯрЧаллы” ("Мусора.Больше. Нет.Набережные Челны") хәрәкәтендә һәм "Орион" Яшьләр үзәгендә катнашучылар оештырды. Коммерциячел һәм мәгариф оешмалары вәкилләре, иҗтимагый хәрәкәтләр әгъзалары, студентлар, мәктәп укучылары һәм шәһәрдә яшәүче битараф булмаган кешеләр Чулман ярын чистарту өчен берләштеләр. Чаллылылар яр буеның киң территориясен җыештырдылар. 160 капчык чүп-чар сортларга аерылды, ул кабат эшкәртүгә озатылды. “Акциядә катнашучылар – зур экологик хәрәкәтнең бер өлеше булып киткән иреклеләр. Ә өмә шәһәр кешеләренең экологик аңы формалашуы турында раслый”, - диде ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре.

“Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсе 2 сентябрьдә старт алды. Чараның максаты - Россия Федерациясе шәһәрләрендә һәм торак пунктларында экологик хәлне яхшырту, халыкта экологик аң формалаштыру һәм экологик культураны үстерү. Татарстан территориясендә акция инде бишенче тапкыр үткрелә. Акция кысаларында табигать саклау чаралары сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International