ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2018 ел
җомга

Бөгелмә районында Карабаш сусаклагычының яр буе полосасында торгызылган койма, ангар, агач ял йортлары сүтелде. "Коммерция оешмаларына караган корылмалар гражданнарның су объектына ирекле үтеп керә алуына комачаулый иде, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы Альбина Колина. – Биредә уртак файдаланырга тиешле яр буе полосасының киңлеге елга кисеменнән 20 м тәшкил итә. Ә бу очракта исә РФ Су кодексының 6 ст. бозу турында сүз бара".

Зәй районында яшәүчеләрнең сасы ис булуга бәйле күпсанлы мөрәҗәгатьләре нигезендә Зәй шәһәре территориясендә оператив штаб булдырылды. Аның составына ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, ТР Экоминистрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе башлыгы Алексей Лобанов, Зәй шәһәре прокуроры Ринат Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов, "Зәй шикәре" ААҖ баш инженеры Николай Бусургин керде.

1 июльдә Яр Чаллы шәһәрендә "Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе башланачак. 12 иҗтимагый зат, волонтер һәм спортчы 7000 чакрымнан артык булган ерак юлга китәчәк.


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында атмосфера һавасының сыйфатына актив мониторинг эше дәвам итә. Мундиаль уздырылуга бәйле рәвештә Форд Транзит автомобиле базасындагы күчмә лабораторияләр яңа экологик-аналитик җайланма белән тәэмин ителде.

Казан шәһәренең Большие Клыки поселогында металл койма сүтелде. Яшел Алан урамы буенча төзелгән койма Нокса елгасына гражданнарның ирекле үтеп керүенә комачаулый иде. Табигать саклау законнары бозылу очракгын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары башкаланың яр буе полосаларын тикшергән вакытта теркәде.

Чишмә һәм Суыксу елгаларын тирәнәйтү, су саклау зонасыннан файдалану режимы һәм икенче чимал эшкәртү. Республиканың Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде. Аксубай ш.т.п. һәм Яңа Чишмә авылында муниципалитетларда яшәүчеләр белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов очрашты. Кабул итү барышында табигатьне саклау буенча барлыкка килгән барлык мәсьәләләр буенча җитәкчеләр тарафыннан җаваплар һәм аңлатмалар бирелде.


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

"Татарстан-24" телеканалында "Чиста Татарстан" тапшырулары циклыннан программалар күрсәтү дәвам итә. Безнең төбәк табигатенә багышланган проектта бездә булган табигый байлыкларны ничек сакларга кирәклеге турында, экологик мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында сөйлиләр.

"Заречье" балаларны савыктыру лагерында Эколог көне узды. "Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәте активистлары белән берлектә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре балаларга республиканың табигый объектлары, калдыкларны аралап җыю һәм экологик тирәлекне мониторинглау турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Сен-Гобен" компаниясе вәкилләре белән очрашу булды, аның барышында республикада җитештерү һәм куллану калдыкларын эшкәртү буенча проектларны кертү мәсьәләләре турында сүз барды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны законсыз рәвештә урнаштыру урыннарына тап булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International