Зәй районында яшәүчеләрнең сасы ис булуга бәйле күпсанлы мөрәҗәгатьләре нигезендә Зәй шәһәре территориясендә оператив штаб булдырылды. Аның составына ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, ТР Экоминистрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе башлыгы Алексей Лобанов, Зәй шәһәре прокуроры Ринат Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов, "Зәй шикәре" ААҖ баш инженеры Николай Бусургин керде.
Утырыш нәтиҗәсендә штабта катнашучылар тарафыннан "Зәй шикәре" ААҖнең иләк аша үткәрү кырларында ләм утырмаларын чистарту эшен туктатып тору турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта "Зәй шикәре" ААҖ лабораториясе Роспотребнадзор белгечләре катнашында реагентларның һава сыйфатына булган йогынтысы буенча тикшеренүләр уздыра. Уңай нәтиҗә алынган очракта, 2 июльдән башлап иләк аша уздыру кырларын әлеге реагентлар белән эшкәртә башлау планлаштырыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте