Казан ярминкәсе күргәзмәләр үзәге территориясендә урнашкан “Россия – минем тарих” тарихи паркының ишекләре кызыксынган һәркем өчен ачык.
Экология хезмәтендәге инновацияләр. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәләрендә "Экокүзәтчелек" программа-аппарат комплексы кертелде. Техник яңалык материалларны урында рәсмиләштерү мөмкинлеген бирә һәм документлар төзү вакытын кыскарта. Планшетка урнаштырылган программа ярдәмендә дәүләт инспекторы урында акт төзи һәм хокук бозу очрагы ачыкланган очракта – административ беркетмә рәсмиләштерә. Биредә үк документ кәгазьдә чыгартыла, ә ачыкланган хокук бозу турындагы белешмәләр бердәм базага җибәрелә.
Түбән Кама районында яр буе территориясен чистартуга багышланган акция булып узды. Түбән Кама шәһәренең "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте активистлары һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе белгечләре Озын күл ярларын чистарту эшендә катнашты. ПЭТ-шешәләр, кәгазь калдыклары, целлован пакетлар – боларның барысы да биредә ял итүчеләрдән калган.
1-18 яшькәчә булган яшь татарстанлылар "Төрле төсле тамчылар" Россиякүләм балалар өчен рәсем конкурсында катнаша ала. Аның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар бергәлеге арасында су ресурсларын сакчыл куллану һәм су ресурсларына карата хөрмәтле мөнәсәбәт идеяләрен популярлаштыру.
Дөньяның барлык почмакларыннан меңнән артык белгеч һәм галим тау сәнәгате өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм инновацияләр хакында фикер алышу өчен Мәскәүгә җыелачак. 2018 елның 15 сентябреннән 21енә кадәр Халыкара сәүдә үзәгендә Файдалы казылмаларны баету буенча XXIX халыкара конгрессы IMPC 2018 булачак.
"Зәй шикәре" ААҖ иләк аша уздыру кырларын эшкәртү эше башланып китте. Ләм утырмаларын чистарту барышында барлыкка килгән сасы исне бетерү максатында предприятиедә иләк кырларына махсус матдә – флокулянт сиптерә башладылар. Реагентның тәэсир итү принцибы барысыннан бигрәк полимер чылбырларның электр зарядлары һәм каты матдә кисәкчәләренең суспензияләү буенча өслек зарядлары арасындагы алмашынуына нигезләнә.
Питрәч районының “Каенкай” балалар бакчасында урта һәм өлкән яшьтәге балар өчен “Балалар Җирне ни рәвешле коткарды” атамасы белән экология бәйрәме узды. “SОS” сигналы буенча балалар киләчәккә ярдәмгә ашыкты, анда урманнардан, күлләрдән һәм елгалардан бернәрсә дә калмаган иде.
"Бүген без Агыйдел елгасы буйлап 14 чакрым йөзәчәкбез һәм башкортларның "Шульган-Таш" тыюлыгы эшчәнлеге белән танышачакбыз", – дип сөйләде "Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициядә катнашучы. Исегезгә төшерик, автоэкспедиция 1 июльдә, Яр Чаллы шәһәрендә старт алды.
26 июньнән 28енә кадәр Кырымның Саки шәһәрендә Яшь экологларның төбәкара слеты булды. Чара илнең 15 төбәгеннән: Башкортстаннан, Бурятиядән, Вологдадан, Иркутскидан, Калмыкиядән, Калугадан, Карелиядән, Түбән Тагилдан, Омскидан, Оренбургтан, Пензадан, Татарстаннан, Чиләбедән, Юградан, Кырым Республикасыннан яшь табигать сакчыларын берләштерде.
Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе инспекторлары рейд барышында Лаеш районы территориясендә законсыз җир эшләрен ачыклады. Сокуры авылы янәшәсендә экскаватор һәм КАМАЗ ярдәмендә туфракның уңдырышлы катламын салдыру һәм икенче урынга күчерү эшләре алып барыла иде.