Табигать саклау ведомстволары җитәкчеләре Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарында яшәүчеләр белән очрашты

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Чишмә һәм Суыксу елгаларын тирәнәйтү, су саклау зонасыннан файдалану режимы һәм икенче чимал эшкәртү. Республиканың Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде. Аксубай ш.т.п. һәм Яңа Чишмә авылында муниципалитетларда яшәүчеләр белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов очрашты. Кабул итү барышында табигатьне саклау буенча барлыкка килгән барлык мәсьәләләр буенча җитәкчеләр тарафыннан җаваплар һәм аңлатмалар бирелде.

Эшлекле визит кысаларында ведомстволарның җитәкчеләре шулай ук Аксубай поселокара үзәк китапханәсендә дә булды. Үсеп килүче буынны экология тәрбияләүгә керткән зур өлеш өчен учреждение директоры Ирина Тугушева Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International