Бөек чәй юлы маршруты буйлап. Экологик экспедиция стартка әзерләнә

2018 елның 29 июне, җомга

1 июльдә Яр Чаллы шәһәрендә "Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе башланачак. 12 иҗтимагый зат, волонтер һәм спортчы 7000 чакрымнан артык булган ерак юлга китәчәк. Алда – Татарстаннан Алтайга кадәр йөзләрчә торак пункт, махсус саклана торган табигать территорияләре, милли парклар, хосусый экофермалар, табигать музейлары һәм тыюлыклар колачланачак. Экспедиция маршруты Татарстан Республикасы, Башкортстан, шулай ук Чиләбе, Курган, Төмән, Омск, Новосибирск өлкәләре һәм Алтай крае территориясеннән узачак.

Сайлап алынган маршрут зур өлешендә Бөек чәй юлын – XVI-XIX гасырларда Азия белән Европа арасында яткан кәрваннар юлын кабатлый.  Үз чорында әлеге юл Россиянең, Монголиянең һәм Кытайның социаль-икътисадый үсешенә зур йогынты ясый һәм халыкларны якынлаштыруны, икътисадны һәм мәдәниятне үстерүдә әһәмиятле роль уйный. Экологик экспедициянең әлеге маршрут буенча салынган юлы Татарстаннан гына түгел, Россиядә яшәүчеләрне дә экологик куркынычсызлык, табигый ресурсларны яңарту һәм уңайлыклы әйләнә-тирәлекне халыкара дәрәҗәсендә саклау мәсьәләләренә җәлеп итү өчен юнәлдерелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International