Экология министрлыгында "Сен-Гобен" компаниясе вәкилләре белән очрашу булды

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Сен-Гобен" компаниясе вәкилләре белән очрашу булды, аның барышында республикада җитештерү һәм куллану калдыкларын эшкәртү буенча проектларны кертү мәсьәләләре турында сүз барды. Компания вәкилләре билгеләп узганча, алардагы предприятиеләрдә җитештерү калдыкларын аларны кабат куллану ярдәмендә киметү өстенлекле эшчәнлек юнәлеше булып тора, һәм алар үзләрендә предприятиедә алга таба куллану өчен Татарстан Республикасы территориясендә гипскатнашмалы калдыкларны җыярга кызыксынучанлык булуын белдерде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International