"Татарстан-24" телеканалында "Чиста Татарстан" тапшырулары циклыннан программалар күрсәтү дәвам итә. Безнең төбәк табигатенә багышланган проектта бездә булган табигый байлыкларны ничек сакларга кирәклеге турында, экологик мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында сөйлиләр.
27 июньдә программаның төп темасы булып җәйге чорда табигатьне саклау булачак. Студия кунагы – Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров табигать саклау законнары бозылуның киң таралган очраклары турында сөйләячәк һәм алар турында экологларга кайсы элемтә каналлары аша җиткереп булуы хакында аңлатачак.
"Чиста Татарстан" программасы "Татарстан-24" телеканалында чәршәмбе көннәрендә 12.30 сәгатьтә чыга, программа 18.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә кабатлап күрсәтелә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте