Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны законсыз рәвештә урнаштыру урыннарына тап булды. Сарман районы буенча рейд барышында экологлар муниципаль учреждение, ике авто-остханә, җитештерү базасы һәм кибет территорияләрендә чүпләнгән урыннарны теркәде. Чүплекләрнең гомуми мәйданы – 73 кв. метр тәшкил итте. Ачыкланганнары арасында иң зурысының мәйданы 40 кв.м., ул бер муниципаль учреждение территориясендә урнашкан иде. Чүп-чар – көнүкреш һәм агач калдыклары, кирпеч ватыклары, экологлар ачыклаганча, биредә ремонт эшләрен башкарган подрядчы оешма тарафыннан калдырылган. Хокук бозучылар арасында шулай ук – табигать саклау законнарын үтәмәгән өчен инде кайчандыр җәлеп ителгән затлар да бар.
Әлеге вакытта намуссыз коммерсантлар РФ КоАП 3.6 ст. ("Авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу") һәм РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яки куркынычлы бүтән матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә җаваплылыкка тартылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте