Юл чистартылды. Карабаш сусаклагычының яр буе полосасына ирекле үтеп керү мөмкинлеге тудырылды

2018 елның 29 июне, җомга

Бөгелмә районында Карабаш сусаклагычының яр буе полосасында торгызылган койма, ангар, агач ял йортлары сүтелде. "Коммерция оешмаларына караган корылмалар гражданнарның су объектына ирекле үтеп керә алуына комачаулый иде, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы Альбина Колина. – Биредә уртак файдаланырга тиешле яр буе полосасының киңлеге елга кисеменнән 20 м тәшкил итә. Ә бу очракта исә РФ Су кодексының 6 ст. бозу турында сүз бара".

Табигать саклау законнары бозылу фактларын биредә экологлар узган елда ачыклады. Уртак файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына ирекле үтеп керү мөмкинлеген тәэмин итү шартларын үтәмәгән өчен предприятиеләрне административ җаваплылыкка тарттылар һәм корылмаларны сүтәргә мәҗбүр иттеләр. Кабат уздырылган рейд барышында ачыкланганча, уртак файдаланудагы су объектыннан файдалану мөмкинлеге тудырылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International