Казан шәһәренең Большие Клыки поселогында металл койма сүтелде. Яшел Алан урамы буенча төзелгән койма Нокса елгасына гражданнарның ирекле үтеп керүенә комачаулый иде. Табигать саклау законнары бозылу очракгын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары башкаланың яр буе полосаларын тикшергән вакытта теркәде. Койма елга кисеменнән тиешле 20 метр урынына 11 метрлы аралыкта урнаштырылган иде. Җир кишәрлегенең милекчесе карата ҮТИ инспекторлары РФ КоАП 8.12.1 ст. ("Гражданнарның уртак файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү") нигезендә административ беркетмә төзеде һәм үзирекле төзелешне ликвидацияләү турында күрсәтмә бирде. Койма хуҗасы аны билгеләнгән срокта сүтте.
Су законнары бозылуны ачыклау һәм чикләү, бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча инспектор рейдлары дәвам итә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте