"Заречье" балаларны савыктыру лагерында Эколог көне узды. "Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәте активистлары белән берлектә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре балаларга республиканың табигый объектлары, калдыкларны аралап җыю һәм экологик тирәлекне мониторинглау турында сөйләде. Татарстаннан, шулай ук Казакъстаннан һәм Белоруссиядән 160 якын бала квест-уен кысаларында тематик станцияләрне узды. "Газиз Татарстан" туктатылышында балалар табигый үзенчәлекләрне билгеләде, "Экологик антиреклама" станциясе кысаларында, алар фикеренчә, табигать өчен зыянлы продуктны сайлап алдылар һәм, зыянлы йогынтысы турында ышандыру өчен, аның буенча антиреклама күрсәттеләр. Калдыкларны аерым җыю буенча мастер-класс кысаларында Идел буе экологик компаниясе белгече Альбина Шәһиәхмәтова катнашучыларга куркынычлы калдыкларны, эшкәртелми торган чүпләрне, шулай ук яңа продукция җитештерү өчен икенче чимал буларак хезмәт итүче калдыкларны ничек билгеләргә кирәклеге турында күрсәтте. Министрлыкның Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясенең баш белгече Артур Вилданов балаларга күчмә экология лабораториясенең эшен күрсәтте. Балалар пробалар алу эшендә катнашты һәм Татарстанда атмосфера һавасының сыйфаты ничек контрольдә тотылуы турында белделәр.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте