ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген республиканың югары белем бирү йортларының гуманитар һәм социаль-икътисадый фән кафедралары мөдирләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы эшчәнлегендәге төп юнәлешләр белән танышты. ТР Президенты Аппараты вәкилләре катнашында белем бирү йортлары вәкилләре белән очрашуны министр Александр Шадриков уздырды.

"Бәллүр компас" илкүләм премиясенә җиденче заявка кампаниясе старт алды. Катнашу өчен заявкалар география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларын тормышка ашырган Россия Федерациясе һәм башка дәүләтләрнең гражданнарыннан, иҗади берлекләрдән, үзебезнең ил һәм чит ил оешмалары һәм предприятиеләреннән кабул ителә.

30 ноябрьгә кадәр экология тематикасы буенча сәхнә номерларының шәһәр фестивалендә сайлап алу туры уза. Катнашу өчен 6-18 яшьлек балалар, иҗат коллективлары да, аерым башкаручылар да чакырыла.  


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Табигатькә булган бурычлары өчен чит илгә чыгуны чикләү. Бөгелмә шәһәре судында Бөгелмәдә яшәүчегә карата шундый җәза чарасы билгеләнде.

Шәһәр балалар экология-биология үзәге Әйләнә тирәлекнең яшь тикшеренүчеләренең россиякүләм конкурсының шәһәр этабын игълан итә. Катаншу өчен 12-18 яшьлек балалар чакырыла.

Калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру урыны Бөгелмә шәһәренең База тыкрыгында вертолет ярдәмендә ачыкланды.  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары хокук бозучыга карата административ эзләтү эшен кузгатты. Пластик тәрәзә һәм тәрәзә конструкцияләре җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси эшкуар территориясен карау барышында инспекторлар табигать саклау законнары бозылуның берничә очрагын ачыклады. Җитештерү калдыкларын гомуми мәйданы 25.47 кв.м. турфакка ташлау урыны билгеләнде.


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Казанның Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында "Мәктәп эко-патруле" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 2017 елның 1 сентябреннән башлап 2018 елның 31 августына кадәр анда Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче балалар катнашты.

Кызганмыйча ташларга мөмкин булган бар нәрсәне файдаланырга була, моның өчен иксез-чиксез балалык фантазиясенә ирек кенә бирергә кирәк. Әйтик, яраксыз материал оригиналь зонтикка, эшләпәгә яисә күлмәккә әверелергә мөмкин, дип күрсәтте Азнакай районы мәктәп укучылары.

Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәгендәге 10 предприятиегә 250 мең сумга кадәр административ штрафлар яный. КУЭ хисаплылыгын ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәсенә тапшырганда алар тарафыннан ялган документлар бирелгән.

Борындык т.ю. станциясе поселогы торак биләмәсе ягына бөртек тузаны очуы турындагы хәбәр быелның сентябрендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенә килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International