Табигать турында әңгәмә. Түбән Камада экология дәресе үткәрелде

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Экологик тормыш рәвеше – тирә-юнебез мохите, табигать белән “дусларча” яшәргә омтылу, көндәлек тормышны, мөмкинлеккә карап, ничек тә планетабызга зыян китермәслек итеп алып барырга тырышу ул. Әйләнә-тирә мохит белән балалар зурларга караганда да күбрәк аралаша. Аларга, киләчәктә планетабызны саклаучылар буларак, табигать байлыкларын ишәйтү, үзләренең тормышын табигый чаралар белән бизәү кирәк. Шуңа да укучыларны табигатьнең закончалыклары турында белемнәр белән “коралландыру”, кеше тормышында бик кирәкле әйберләр буларак, табигать байлыкларын сакларга һәм ишәйтергә өйрәтү шарт. Шуны истә тотып, экологик агарту максатыннан, Түбән Кама шәһәренең 15нче мәктәбендә экологик чара үткәрелде. Дәрестә Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре балаларга Министрлык эшчәнлеге турында сөйләде.

“Йортыгыз тирәсендә ниләр үсеп утырын күзәткәнегез, аның пейзажы белән хозурланганыгыз бармы? Өй янында чәчәк түтәлләре булдырылса, агачлар шаулап үсеп утырса, тирә-юнь чиста-пөхтә булса, димәк, биредә тәртипле, мәнле кешеләр яши, дигән сүз! Пычрак икән, кемнең дә булса килеп тәртип салып китүен көтмичә, үзегез үк эшкә керешегез!” – дип табигать белән дөрес аралашу кагыйдәләренә өйрәтте мәктәп педагогы.

Балалар бик зур кызыксыну белән экологик бәйгедә дә катнашты әле. Оештыручылар сыйныфны берничә командага бүлеп, һәркайсына төсле карандашлар, фломастер, җилем, хайваннар һәм табигать сурәтләнгән матур рәсемнәр, шулай ук ватман кәгазе өләште. Укучылар, шулардан файдаланып, 15 минут эчендә “Планетаны саклагыз!” дигән темага плакат эшләде, эколозунглар уйлап тапты. Соңыннан һәр команда капитаны үз командасы әгъзаларының хезмәте белән таныштырды.

Бала билгеле бер экологик белем багажы белән мәктәпне тәмамлап чыккан тәкъдирдә алдагы тормышында да табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булачак. Бу исә илебездәге экологик вәзгыятьне савыктыруга зур йогынты ясаячак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International