ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан үткәрелгән күзәтчелек чаралары барышында Лениногорск нефть-газ чыгару предприятиесендә бер торбаүткәргеченең тишелүе ачыкланган. “Торбаүткәргечнең бер өлешендә герметиклык югалуга бәйле авария Дала Зәе елгасының яр буе саклау полосасында килеп чыккан.

“Хисап елында, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны дәүләти җайга салу максатыннан, һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләрнең чик күләмнәре нормативларын билгеләү  һәм зарарлы матдәләр чыгаруга рөхсәт алу буенча  417 материал карап тикшерелде,  402 рөхсәт бирелде, икесенең гамәлдә булуы туктатылды”, – дип билгеләп үтте әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормалаштыру бүлеге начальнигы Сергей Богатырёв.

28 февральгә кадәр Абрамцево имәнен яклап тавыш бирергә ашыгыгыз! 2019 елда Европа агачын сайлап алу буенча абруйлы халыкара бәйгедә Россиядән кандидат-агач ул.

Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 336 мөрәҗәгать кергән. Шуның 17се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.


15
февраль, 2019 ел
җомга

Яшьләрнең ихтыяри эко-отрядлары  тормышта экологиягә сакчыл карашны популярлаштыруны дәвам итә.  Greent бәйгесендә катнашучылар – 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге үсмерләр, командаларга берләшеп, яшьтәшләре өчен икенчел чималны җыю буенча акцияләр һәм эко-квестлар оештырып килә.

Кама буе территориаль идарәсе инспекторларында Чаллы шәһәре “Мастер” Кама индустриаль паркы предприятиесенең экология таләпләрен үтәвенә шик туган.

“Орион” яшьләр үзәгендә плакатлар бәйгесенә йомгак ясалган. Чаллы, Минзәлә һәм Алабуганың мәгариф учреждениеләрендә укучыларга кәгазь калдыкларыннан икенчел файдалану темасына иҗади сәләтләрен күрсәтү тәкъдим ителгән. Бер ай эчендә бәйгене оештыручылар исеменә 43 хезмәт кабул итеп алынган. Җиңүчеләр “Вконтакте” социаль челтәрендә тавыш бирү юлы белән билгеләнгән.

Узган елның ноябрендә әйләнә-тирә мохитнең торышын вертолетка утырып карап йөргәндә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары бинаны сүткәннән соң ташлап калдырылган төзелеш калдыкларын күреп алган.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама арьягы территориаль идарәсе белгечләре бер объекттан һавага чыгарыла торган хәвефлелекнең  3 категориясенә керүче зарарлы матдәләрне тикшергән.

Сабыйлар үзләрен табигатьнең бер өлеше итеп сизә, табигатькә карата куллану мөнәсәбәте барлыкка килмәгән әле аларда. Шуңа күрә төп бурыч – нәниләрне әйләнә-тирә мохит белән балачактагы аерылмас элемтәләрен бөтен гомерләре буена сакланырдай итеп тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International