Экологлар ел башыннан бирле 2949 мөрәҗәгатьне карап тикшергән

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 2949 мөрәҗәгать кергән. Шуның 1721е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар шулай ук “Халык контроле” системасы аша кергән 282 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 420  хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 526 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Табигатьне саклау законын бозу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итеп булуын искә төшерәбез:

- (843)267-68-67 телефоны аша;

- eco.signal@tatar.ru электрон почта аша;

- интернет-кабул итү бүлмәсе аша: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша, +79872169779 номерын җыеп;

- “Халык контроле” системасында “Экология” категориясе буенча хәбәр итеп;

- “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International