Татарстан экологлары Забайкалье краеннан килгән коллегалары белән тәҗрибә алышты

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков Забайкалье краеның табигать ресурслары министры вазифаларын башкаручы Олег Некрасов белән эшлекле очрашу уздырды. Забайкалье крае делегациясе республика башкаласына, алга таба үз эшләрендә файдалану өчен, Татарстан экологлары тәҗрибәсен өйрәнү өчен килде. Чара кысаларында очрашуда катнашучылар табигатьне саклау ведомствосы эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International