Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары санитария-экология икеайлыгы кысаларында квадрокоптер ярдәмендә Түбән Камада җир законын бозуны ачыклаган. Җирле предприятие үзенең территориясендә бетон ватыкларыннан, яраксызга әйләнгән автомобиль покрышкаларыннан торган чүплек өеме ясап куйган. Закон бозучы рөхсәт документлары һәм җир эшләрен башкаруга ордеры булмаган килеш кенә эшчәнлек алып барган. Юридик һәм вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча беркетмә төзелгән. Менә хәзер бер ай вакыт эчендә табигатьне саклау законын бозуның аянычлы нәтиҗәләрен юкка чыгарырга кирәк булачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте