Баулы шәһәре башкарма комитетында җир асты байлыкларыннан файдалану һәм су объектларын саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Бүген анда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Татарстанның табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов белән экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү үткәрелде. Очрашу кысаларында үзихтыяҗ өчен гомумтаралган файдалы казылмаларны куллану, җирле коммуналь предприятиенең чистарту корылмаларын реконструкцияләү тәртибе турында аңлатмалар бирелде, экология өлкәсендәге гамәлләрнең хокукка каршы килү-килмәве һәм законлылыгы турында мәсьәләләр каралды.
Эш сәфәре кысаларында Фаяз Шакиров һәм Илсур Гыйльметдинов шулай ук шәһәр гимназиясе укучылары белән очрашты. Балалар “Эшлекле пәнҗешәмбе” кысаларында Татарстан Республикасының табигатьне саклау эшчәнлегендә көн кадагына суга торган проблемалар һәм Министрлыкның өстенлекле проектлары белән таныштырылды. Фаяз Шакиров укучылар алдында ясаган чыгышында яшьләр белән очрашуның үзе өчен гаять зур әһәмияткә ия булуын һәм соңгы вакытларда яшьләрнең экология проблемаларына карата кызыксынуы артуга сөенүен билгеләп үтте.
Укучыларны экологларның күзәтчелек эшчәнлеге кызыксындырды, шулай ук алар спикерлардан һөнәри юлларын ничегрәк үтүләре белән кызыксынды. Укучылар үзидарәсе президенты Ангелина Климова, үз чиратында, укучыларны экологик яктан тәрбияләүнең гимназия эшендә өстенлекле юнәлеш булып торуы турында сөйләде. Гимназиядә ел саен үткәрелеп килә торган “Яшә, Баулы!”, “Мәктәп ишегалды”, “Экологик десант” акцияләре, өмәләр күптәннән изге традициягә әйләнгән икән инде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте